Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Район хакимияте үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына, әлеге Нигезләмәгә, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең башка муниципаль хокукый актларына (алга таба – Муниципаль хокукый актлар) таяна. 

Район хакимияте түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашыра:

- Башкарма комитетның тиешле тармак (функциональ) органнарына тәкъдимнәр, планнар, программалар проектлары белән чыга;

- расланган шәһәр программаларын һәм планнарын район территориясендә тормышка ашыруда катнаша;

- райондагы социаль-икътисадый хәлнең мониторингын оештыра һәм үткәрә;

- районга кагылган өлештә, шәһәр төзелеше һәм шәһәрнең социаль-икътисадый үсеш концепциясен эшләүдә катнаша; 

- шәһәрнең генераль проектын, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проектын, территорияне планлаштыру документлары проектларын эшләүдә катнаша;

- ордер комиссиясе эшендә катнаша;

- район территориясендәге төзелеш тәмамланган объектларны төзекләндерүне кабул итү комиссиясе эшендә катнаша;

- район территориясендә гамәлгә ашырыла торган төзелешнең мониторингын үткәрә;

- үз вәкаләтләре чикләрендә, хәрби комиссариатларга гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруда, шулай ук тыныч вакытта һәм мобилизация игълан ителгәндә, мобилизацияләү эшендә булышлык күрсәтә;

-  үз вәкаләтләре чикләрендә, район территориясендә муниципаль предприятие һәм учреждениеләрне мобилизацияләүгә әзерлек чараларын оештыра һәм гамәлгә ашыра;

- үз вәкаләтләре чикләрендә, район территориясендә террорчылык һәм экстремизмны профилактикалауда, шулай ук террорчылык һәм экстремизм күренешләре нәтиҗәләрен минимизацияләүдә һәм (яки) бетерүдә катнаша;

- гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда яисә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы булганда, халыкны, матди һәм мәдәни байлыкларны куркынычсыз зонага эвакуацияләүгә әзерлек чараларын үткәрүдә катнаша;

-  үз вәкаләтләре чикләрендә, район территориясендә җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар күрә, шул исәптән, билгеләнгән тәртиптә, халыкны һәм оешмаларны җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә катнашуга җәлеп итү юлы белән;

-  район территориясендә формаль булмаган хезмәт базарын кыскарту һәм халыкның керемен легальләштерү чараларын гамәлгә ашыра;

-  район территориясендә Яр Чаллы шәһәренең муниципаль хокукый актларын үтәү, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең рәсми символларын куллану кагыйдәләрен, Яр Чаллы шәһәренең Төзекләндерү кагыйдәләрен, квартал эчендә урамнарны яктырту кагыйдәләрен, урам сәүдәсен оештыру тәртибен, тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен, муниципаль милектәге торак фонды булмаган объект белән эш итү һәм ул объекттан файдалану тәртибен саклау буенча мониторинг үткәрә; күрсәтелгән актларны, кагыйдәләрне, тәртип бозу (үтәмәү) фактлары ачыкланган очракта, андый фактлар турында мәгълүматны (материалны) ведомстводагы оешмаларга җибәрә;

-  Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 2.1, 2.6 - 2.8, 2.14, 2.16, 3.2 - 3.8, 3.11, 3.14, 3.15, 3.17 статьяларында каралган административ хокук бозулар хакында беркетмәләр төзи;

- район территориясендә эчке эшләр органнарына, хокук саклау юнәлешендә эшләүче иҗтимагый берләшмәләргә ярдәм күрсәтә, алар белән хезмәттәшлек итә;

- үз вәкаләтләре чикләрендә, район территориясе кысаларында халыкка коммуналь хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыра торган идарәче һәм (яки) махсуслашкан оешмаларның эшчәнлеген координацияли;

- үз вәкаләтләре чикләрендә, район территориясенең су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын, аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклауны тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыра;

- үз вәкаләтләре чикләрендә, район территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау чараларын оештыруда катнаша;

- үз вәкаләтләре чикләрендә, район территориясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыра;

- үз вәкаләтләре чикләрендә, муниципаль торак фондын карап тотуның мониторингын үткәрә;

- район территориясендә халыкның ял итү урыннарын уңайлы итү, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләрен оештыруны гамәлгә ашыра;

- билгеләнгән тәртиптә, халыкны һәм район территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы оешмаларны район территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү эшенә җәлеп итә;

- район территориясендә шәһәр җәмәгать транспортының тукталыш пунктларын төзекләндерү, чиста тоту һәм карап торуны оештыра;

- район территориясендә урнашкан яшел утыртмалар, урманнар, парклар, бульварлар һәм халыкның башка ял итү зоналарын карап торуны оештыра, үз вәкаләтләре чикләрендә, җаваплы оешмалар тарафыннан башкарылган җир эшләренең тискәре нәтиҗәләрен бетерә;

- капиталь ремонт, халыкны электр, җылылык һәм су белән тәэмин итү, су бирү, элемтә объектларын карап тору һәм үстерү программаларын формалаштыруда катнаша, үз вәкаләтләре чикләрендә андый программаларның район территориясендә тормышка ашырылуын тәэмин итә;

- үз вәкаләтләре чикләрендә, территориаль иҗтимагый үзидарәне (территория советлары) гамәлгә ашыруда халыкка ярдәм күрсәтә, территориаль иҗтимагый үзидарә органнарының (территория советлары) җирле үзидарә органнары белән үзара эшчәнлеген тәэмин итә;

- район территориясендә торак фондын карап тоту һәм хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча халык арасында аңлату эшләре алып бара;

- район территориясендә ташландык, хуҗасыз транспорт чараларын ачыклау, исәпләү, күчерү, саклау, утильләштерү эшләрен гамәлгә ашыра;

- Территориаль иҗтимагый үзидарә уставын теркәү буенча муниципаль хезмәт күрсәтә;

- билгеләнгән тәртиптә, торакка мохтаҗ булганнар сыйфатында исәпкә куелган гражданнарның исәбен алып бара;

- Татарстан Республикасында «Яшьләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы буенча торак (төзелеш) сатып алу өчен исәпкә кую һәм социаль түләүләр алу хокукы турында таныклык бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтә;

- торакка мохтаҗ булган аерым категория гражданнарны исәпкә кую буенча муниципаль хезмәт күрсәтә;

- Чернобыль АЭСы фаҗигасе, «Маяк» җитештерү берләшмәсе һәлакәте нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар ителгән гражданнарны һәм шуңа тиңләштерелгән затларны исәпкә кую һәм аларга Дәүләт торак сертификаты тапшыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтә;

- күченеп кайтырга мәҗбүр булганнарны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар сыйфатында исәпкә кую һәм аларга торак сатып алу өчен субсидия бүлеп бирүгә Дәүләт торак сертификаты тапшыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтә;

- торак биналарны гражданнарга милек итеп тапшырганда документларны рәсмиләштерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтә;

- халыкны җәмәгать туклануы, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте белән тәэмин итү өчен шартлар тудыра;

- район территориясендә урнашкан базарлар һәм башка сәүдә объектларын төзекләндерүнең мониторингын үткәрә;

- үз вәкаләтләре чикләрендә, район территориясендә, архитектураны һәм норматив документларның башка таләпләрен норматив документларга туры китереп, ваклап сату сәүдә челтәрен урнаштыруны тәртипкә салу буенча эш башкара;

- район территориясендә урнашкан оешмалар турында мәгълүматларның исәбен алып бара;

- үз вәкаләтләре чикләрендә район территориясендә санкцияләнмәгән стационар булмаган сәүдә объектларын демонтажлау буенча эшләрне оештыра һәм башкара;

-  үз компетенциясе чикләрендә, район территориясендә алкоголь продукциясен, составында спирт булган продукцияне ваклап сату өлкәсендә законнарның үтәлешен контрольдә тотуны гамәлгә ашыра;

- Башкарма комитет Җитәкчесенә территорияләр янәшәсендә алкоголь продукциясе, составында спирт булган продукция сату рөхсәт ителмәгән объектларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә билгеләмә чыгару турында тәкъдимнәр кертә;

- шәһәрдә яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программаларын тормышка ашыруда катнаша;

- район территориясендә халыкның ялын оештыру һәм мәдәният, яшьләр оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр белән тәэмин итү өчен шартлар тудыра;

- каникуллар вакытында балаларның ялын оештыруны гамәлгә ашыра;

- муниципаль белем бирү оешмаларын яңа уку елына кабул итүне оештыра;

- районның физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт чараларын оештыра һәм үткәрә, район территориясендә шәһәр физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт чараларын оештыру һәм үткәрүдә катнаша;

- балалар һәм яшьләрнең мәшгульлеген һәм ялын оештыру буенча район территориясендә урнашкан муниципаль белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеген координацияли;

- район территориясендә яшьләр мохитендә тискәре күренешләрне, балигь булмаган балалар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча эш алып бара;

- адреслы социаль яклауга (ярдәмгә) мохтаҗ булган аерым категория гражданнарның мәгълүмат базасын алып бара;

- халыкның аз керемле категориясенә адреслы ярдәм күрсәтү һәм аны тормышка ашыруның муниципаль программасын эшләүдә катнаша;

- билгеләнгән тәртиптә, муниципаль программалар нигезендә халыкның аз керемле категориясенә адреслы ярдәм күрсәтә;

- халык ихтыяҗын өйрәнә, районда яшәүче ветераннар һәм халыкның шәһәрнең социаль учреждениеләрендәге ялын һәм сәламәтләнүен оештыра;

- район территориясендә булган социаль проблемаларны ачыклау буенча эш алып бара һәм үз вәкаләтләре чикләрендә, халыкка социаль хезмәт күрсәтү эшен оештыра;

- үз вәкаләтләре чикләрендә, район территориясендә мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен каршылыксыз мохит булдыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруны тәэмин итә;

- ветераннар һәм инвалидларның иҗтимагый оешмалары белән үзара эшчәнлек алып бара.

Географик аспектта Комсомол районы территориясе шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан һәм үзенә күрә Яр Чаллы шәһәре капкасы ролен үти: бу – автостанция, пристань, тимер юл вокзалы, Казан һәм Әлмәт трассаларыннан шәһәргә керү юлы.

Комсомол районына, шәһәрнең административ-территориаль берәмлеге буларак, ГЭС, ЗЯБ поселоклары, Замелекесье микрорайоны, шәхси сектордагы 11 торак районы: Сидоровка, Орловка, Элеватор тавы, шул исәптән Мироновка, Рябинушка, Красные Челны, 28 нче квартал, Замелекесье шәхси секторы, Старые Челны, Суар, Кумыс, Камский микрорайоннары, шулай ук 32, 33 һәм 62 торак микрорайоннары, БСИ, Энергорайон керә. 

Халык санын алу нәтиҗәләре буенча районда 19 милләт вәкилен берләштергән 138 125 кеше яши.

Шулардан: пенсионерлар – 32000, инвалидлар – 10600, инвалид балалар – 492, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм шуңа тиңләштерелгәннәр – 31, хезмәт ветераннары – 13750, тыл хезмәтчәннәре – 579, сәяси репрессия корбаннары – 112, күп балалы гаиләләр – 917, чернобыльчеләр – 118, концлагерь тоткыннары – 12, Ленинград блокадасында катнашучылар – 2, хәрби хәрәкәт ветераннары – 1043 кеше. Районда 2 Социалистик Хезмәт Герое, 48 Мактаулы граждан,100 яшьтән узган 5 кеше яши. 

Бүгенге көндә торак фондын  538 күпфатирлы йорт һәм 3536 шәхси сектор йортлары тәшкил итә.

Торак фондына идарә компанияләре һәм торак милекчеләре ширкәтләре хезмәт күрсәтә.
 
Район территориясенең мәйданы – 6794 гектар. Районның автомобиль юллары озынлыгы – 261,394 км, тротуарлар – 228,441 км, юллар мәйданы – 1 633,864 кв.м, тротуарлар мәйданы – 228, 441 кв.м.

Комсомол районы территориясендә түбәндәге һәйкәлләр бар:

- «Ватан-ана» мемориаль комплексы (ГЭС пос.)

- Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл (Орловка пос.)

- Муса Җәлил истәлегенә мемориал (ГЭС пос.)

- Социалистик Хезмәт Герое Е.Н.Батенчук (1914 – 1999 еллар) һәйкәле (ГЭС пос.)

- КПСС шәһәр комитетының беренче секретаре Р.К. Беляев (шушы вазыйфада эшләгән еллар:1970 – 1984) һәйкәле (ГЭС пос.)

- В.С. Высоцкий һәйкәле (ГЭС пос.)

- сугышчы-интернационалистларга стела (ГЭС пос.)

- Түбән Кама ГЭСының 40 еллыгына багышланган стела (ГЭС пос.)

- Чернобыль АЭСы фаҗигасе нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә катнашучыларга истәлек билгесе (ГЭС пос.)

- Социалистик Хезмәт Герое Р.М. Низаметдинов һәйкәле (ЗЯБ пос.)

- В.И. Ленин һәйкәле (Элеватор тавы пос.)

Комсомол районында:

- 22 гомуми белем бирү учреждениесе,

- 38 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе,

- 4 урта-махсус белем бирү учреждениесе,

- 2 югары уку йорты,

- 6 социаль учреждение,

- 13 сәламәтлек саклау учреждениесе,

- 12 мәдәният һәм сәнгать учреждениесе,

- 9 физкультура һәм спорт учреждениесе,

- 5 балалар-яшүсмерләр клубы,

- 8 китапханә филиалы,

- 10 хоккей корты,

- 11 почта бүлеге бар.

Район территориясендә түбәндәге сәламәтлек саклау учреждениеләре урнашкан:

- Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (Яр Чаллы проспекты, 18)

- «Осанна» медицина үзәге (Комаров урамы, 24)

- 1 нче бала тудыру йорты (Муса Җәлил проспекты, 23)

- 4 нче поликлиника (Яр Чаллы проспекты, 16 А)

- Тире-венерологик диспансеры ДАССУ

- 3 нче балалар поликлиникасы (Комаров урамы, 26)

- 2 нче шәһәр хастаханәсе (Муса Җәлил проспекты, 19)

- 1 нче балалар поликлиникасы (Тинчурин урамы, 2)

- Онкология диспансеры (Муса Җәлил проспекты, 21)

- Сугыш ветераннары өчен госпиталь (Габдулла Тукай исемендәге яр буе, 39)

- «Шәһәр кан салу станциясе» ДССУ (Гидротөзүчеләр урамы, 19)

- Туберкулезга каршы диспансер

Районда шәһәрнең иң өлкән югары уку йортларыннан берсе саналган Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты бар (Р. Низаметдинов урамы, 28)

Район территориясендә урнашкан мөһим мәдәният объектларыннан:

- «Энергетик» мәдәният сарае (Муса Җәлил проспекты, 31)

- «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге (Замелекесье микрорайоны, 33 к-с)

- «Кызыл тау» мәдәният үзәге (Элеватор тавы пос., Суар пос.)

- «Яр Чаллы шәһәренең тарихи-туган якны өйрәнү музее» МАМУ (Гидротөзүчеләр урамы, 16)

- Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе (Ямашев урамы, 14) урнашкан.

Районда шәһәр әһәмиятендәге түбәндәге спорт учреждениеләре бар:

- «Яр Чаллы» олимпия резервы спорт мәктәбе» МАУ (Габдулла Тукай исемендәге яр буе, 14)

- «М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе» МАУ (Яр Чаллы проспекты, 23)

- «Дельфин» спорт мәктәбе» МАУ (Габдулла Тукай исемендәге яр буе, 12)

- «Төзүче» спорт мәктәбе» МАУ (Габдулла Тукай исемендәге яр буе, 16)

- «Титан» спорт мәктәбе» МАУ (Гидротөзүчеләр урамы, 5)

- «Заря» спорт мәктәбе» МАУ (Казан проспекты, 1, 4 корпуслар)

- «Чаллы» спорт мәктәбе» МБУ (Р. Низаметдинов урамы, 29 А)

- «11 нче  олимпия резервы спорт мәктәбе» МАУ (Һади Такташ урамы, 35 А)

Район территориясендә эшчәнлек алып баручы оешмалар:

- җәмәгать туклануы предприятиеләре – 70

- көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре – 129

- азык-төлек, җитештерү, төзелеш, эшкәртү сәнәгате предприятиеләре – 387

- сәүдә предприятиеләре – 201

- гараж-төзелеш кооперативлары – 40

- ягулык салу станцияләре – 51

- коммерцияле булмаган бакча ширкәтләре – 14

Район территориясендә эшчәнлек алып баручы эре предприятие һәм оешмалар:

- «Профит» компанияләр төркеме

- «Камдорстрой» тресты ААҖ (Дорожная урамы, 3)

- «Йортлар төзү комбинаты» ҖЧҖ (Профильная урамы, 19)

- «Төзү материаллары комбинаты» дәүләт унитар предприятиесе (Яр Чаллы проспекты, 33)

- «Сатурн» ҖЧҖ (Профильная урамы, 90)

- «Начало» производство берләшмәсе ҖЧҖ (Профильная урамы, 59)

- «Подряд» проект-төзелеш тресты ЯАҖ (Иске Сарман урамы, 29)

- «Картон-кәгазь комбинаты» халык предприятиесе эшчеләренең ЯАҖ (Народная урамы, 1)

- «Чаллы икмәге» ЯАҖ (Сәнәгать-коммуналь зона)

- «Электротранспорт» ҖЧҖ (Коммунальная урамы, 59)

- Тимер юл вокзалы (Сидоровка пос.)

Районда шәһәр әһәмиятендәге түбәндәге социаль яклау хезмәтләре системасы эшли:

- ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге  (Муса Җәлил проспекты, 48)

- ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Перекресток» билгеле яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәге» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе (Яр Чаллы проспекты, 29а)

- «Картлар һәм инвалидлар өчен интернат йорты» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе (Казан проспекты, 10)

- «Хезмәт ветераннары өчен пансионат» муниципаль автономияле учреждениесе (Муса Җәлил проспекты, 41)

- «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе (Комаров урамы, 5)

«Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәге» АКБ ҺББО (Парк тыкрыгы, 9)

Район территориясендә:

-  «Комсомол» 2 нче полиция бүлеге – тел.: 71-32-60, 71-38-03

-  «Электротехниклар» 4 нче полиция бүлеге – тел.: 34-70-73

- 1, 2 номерлы район исәп-хисап үзәкләре бар.

Районның Ветераннар советы һәм Инвалидлар җәмгыяте (Комсомол бүлеге) Муса Җәлил проспекты, 56 (8/7А) йортының 4, 5 этажында урнашкан.

Ветераннар советы рәисе – Овтина Галина Георгиевна.

Инвалидлар җәмгыяте рәисе (Комсомол бүлеге) – Шәрипова Наилә Галимҗан кызы.

Инвалидлар җәмгыяте рәисе (Мәләкәс бүлеге) – Латыйпова Альбина Вәгыйзь кызы.


Җитәкче:

Әхмәтҗанов Ленар Илдар улы

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Комсомол районы хакимияте Башлыгы

Хезмәткәрләр:

Оештыру эшләре бүлеге


Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү бүлеге


Территориядәге оешмалар белән үзара эшчәнлек бүлеге


Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге


Халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге


Халык белән эшләү бүлекчәсе


Исәп-хисап сәясәте


Пятница, 29 декабря 2023, 13:10