Мы в социальных сетях

Описание:

«ЯР ЧАЛЛЫ ШӘҺӘРЕНЕҢ ВЕТЕРАННАР (ПЕНСИОНЕРЛАР) БЕРЛӘШМӘСЕ» 

ҖИРЛЕ ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАСЫ   

УСТАВЫ

«ЯР ЧАЛЛЫ ШӘҺӘРЕНЕҢ ВЕТЕРАННАР (ПЕНСИОНЕРЛАР) БЕРЛӘШМӘСЕ» ҖИРЛЕ ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАСЫНЫҢ 10 НЧЫ ЧИРАТТАН ТЫШ КОНФЕРЕНЦИЯСЕНДӘ 2017 елның 23 гыйнварында КАБУЛ ИТЕЛДЕ

Рәисе: Сәетова Зөһрә Нәгыйм кызы, 2019 елның 20 августында XI хисап-сайлау конференциясендә сайланды

Рәис урынбасары: Миргалимова Мөслимә Гариф кызы

Җаваплы секретарь: Галләмова Гөлнур Габденур кызы

Төп максатлары:

- өлкән буын кешеләренең социаль-икътисадый, хезмәт хокукларын һәм ирекләрен яклау, көнкүреш шартларын яхшырту, медицина һәм башка төр хезмәт күрсәтүләр, ялларын, шөгыльләрен оештыру турында кайгырту, ветераннарга ташламалар һәм аларны пенсия белән тәэмин итү турындагы законнарның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту

- җәмгыятьтә югары әхлакый һәм рухи кыйммәтләрне раслау, милли мәдәниятне һәм шәһәр һәм республика халыкларының милли мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм баетуда ярдәм күрсәтү

- ветераннар мәнфәгатьләре арасында гражданлык килешүенә һәм тынычлыкка ирешүгә ярдәм итү, ветераннар дуслыгын, хезмәттәшлеген һәм үзара ярдәмләшүен ныгыту

- ветераннарның көндәлек иҗтимагый тормышта катнашуын тәэмин итү, яшьләрне патриотизм, гражданлык, хезмәт сөючәнлек, җәмәгать активлыгы, Ватанны саклауга даими әзерлек, интернациональ, патриотизм һәм гуманизм рухында тәрбияләү.


Хезмәткәрләр:


Среда, 24 мая 2023, 15:35